— Кояшлы, ямьле бер көнне дус кызым белән урманга барган идек. Йөри торгач, адашканбыз. Барабыз да барабыз юл табалмый... Чытырманлыкка килеп кергәнбез. Мин арттарак калганмын, ә юлдашым алдан, юл ярып бара. Кинәт кенә үзе тотынган чыршы ботагын кулыннан ычкындыруы булды, ылыслы каты ботак йөземә китереп сукты. Мине, әйтерсең, яшен сукты, авыртуга түзә алмый егылганмын. Өйгә ничек кайтып җиткәнбездер, хәтерләмим, ахрысы, ниндидер мәрхәмәтле бәндәләр очрап, китереп куйганнар булса кирәк. Битем, күз кабакларым ертылган, тырналган, иң хәвефлесе — күзне ачып карый алмыйм. Күз алмасына ылыслар кадалган, авыртуга түзәрлек түгел. Дүрт сәгатьтән артык операция өстәлендә ятканымны соңыннан сөйләделәр. Берзаман, өстәлдә ятканда, оча башлагандай булдым. Авырту юкка чыкты. Тар, тыгыз-кысан торба буйлап, кош сыман очып барам, тын алуы шулкадәр авыр. Еракта яктылык шәйләнә. Тизрәк иркенгә, яктылык сирпелгән якка чыгасы, күкрәк тутырып сулыш аласы килә.